На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Эльвира Величутина (Вишневская)
    Что за фигня?Татарстан синопти...
  • Evgenija Palette
    Сколько можно говорить... ПОШЛИ НА "Х"... Говорите на Государственном языке... А не на своем ОДНОСЛОЖНОМ НАРЕЧИИ...Кукмара кешесе хә...
  • spoli
    А можно по русскиӘлмәтнең балалар ...

Партия десанты Татарстанның өч районында төзелә торган объектларны карады

Партия десантында катнашучылар Татарстанның өч районында төзелә һәм ремонтлана торган объектларда булды. Аларда эш партиянең халык программасы кысаларында алып барыла. Бу хакта «Бердәм Россия»нең төбәк бүлегендә хәбәр иттеләр.

Шулай итеп, Арча районында район Советы депутаты Илфира Шакирова һәм партиянең Арча җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Тәлгать Җәләлетдинов Бирәзә елгасы аша төзелә торган күперне карады.

Объект Арчадан ике чакрым ераклыкта урнашкан Олы Бирәзә авылында урнашкан. Күпер - 400дән артык кеше яши торган торак пунктның мөһим юл артерияләренең берсе. Ул шулай ук Арчаны Әтнә районы белән тоташтыра.

Эшләр 10 апрельдә башланды. Бүгенге көндә белгечләр җир һәм ныгыту эшләрен башкара. Төзелеш 2024 елның ноябрендә тәмамланыр дип планлаштырыла.

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге партдесант Апаста төзелә торган балалар бакчасында булды. Аның төзелешенә 24,5 миллион сум акча юнәлдерелгән. Ике катлы бина 80 балага исәпләнгән. Территориядә уен мәйданчыклары, верандалар, чана һәм коляскаларны саклау урыны, котельня һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы урнаштырылачак.

Түбән Кама районында Кармалы авыл җирлеге депутаты, Перинаталь үзәге булган Түбән Кама балалар район хастаханәсе баш табибының икътисад буенча урынбасары Алексей Барабаш партиянең халык программасы буенча яңартыла торган бала тудыру йортында булды.

Сөт кухнясы биналарын ремонтлау турында да сүз булды.

Шулай ук яңа гыйбадәт кылу бүлмәсе ачылды. Ул стационар һәм 2нче балалар поликлиникасы арасындагы күчештә урнашкан.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх