Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән эшлекле очрашу булды. «Татар теле белеменең хәзерге торышы һәм уртак эшчәнлек мөмкинлекләре» темасына багышланган түгәрәк өстәл форматында үткән очрашуда телче галимнәр эш тәҗрибәләре, фәнни-методик тикшеренү юнәлешләре турында фикер алышты.
«Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы мөдире филология фәннәре докторы, профессор, институт директоры Рәдиф Җамалетдинов, татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Галиуллина кафедраларның фәнни юнәлешләрендәге традицияләргә һәм яңа юнәлешләргә, уку-укыту, методик, тәрбияви, иҗади өлкәләрне колачлаган киңкырлы эшчәнлеккә тукталдылар», - дип хәбәр итә «Татар-информ»га институтның матбугат хезмәте.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков татар филологиясенең бүгенге проблемалары, уртак эшчәнлекне оештыру юллары турында чыгыш ясады. Директорның фәнни эшләр буенча урынбасары филология фәннәре докторы Олег Хисамов институтта тормышка ашырыла торган проектлар, аларның нәтиҗәләрен, башка фәнни-тикшеренү үзәкләре белән тормышка ашырыла торган башлангычларны тәкъдим итте.
Казан университеты һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тел галимнәренең үзара багланышлары шактый еллардан бирле дәвам итә. Уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә татар теле белеме өлкәсенә караган күп кенә хезмәтләр дә дөнья күрде. Очрашуда аларның төп казанышлары бәян ителде.
Шулай ук фундаменталь фәнни-тикшеренү нәтиҗәләрен югары мәктәптә отышлы куллану, фәнни эшчәнлеккә яшь буынны җәлеп итү мәсьәләләре, татар фәненең үзәге булган әлеге оешмаларның фәнни-методик, матди, техник мөмкинлекләрен заман таләпләренә җавап биргән югары квалификацияле татар филологларын әзерләүдә отышлы куллану үзенчәлекләре игътибар үзәгендә булды.
Свежие комментарии