Башкорт дәүләт курчак театры 4 спектаклен Казанга алып килә. Алар арасында театрның «Курчак театрында иң яхшы рәссам эше» номинациясендә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва иткән спектакль дә бар.
«Гастрольләр 10 – 13 апрельдә көтелә. Алмаш гастрольләр – ике күрше республика театрлары арасындагы мәдәни багланышларны ныгытуга юнәлтелгән матур традиция», дип хәбәр итә «Әкият» татар дәүләт курчак театрының матбугат үзәге.
Гастрольләр 10 апрельдә «Акбүзат» башкорт эпосы мотивлары буенча куелган «Озеро заколдованного коня» спектакле белән ачыла. Әлеге спектакльдә рәссам Наталья Бирюкова эше «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә.
Казан тамашачысы башкорт телендә «Етем-төлкө» («Ятим төлке») (11 апрель), шулай ук, «Аленький цветочек» (12 апрель) һәм «Приключения доктора Айболита и его друзей»(13 апрель) спектакльләрен карый алачак.
Казанда башкорт артистлары спектакль уйнаганда «Әкият» курчак театры артистлары Уфада спектакльләр күрсәтәчәк. Тамашачыга «Әлдермештән Әлмәндәр», «Кәрлә-мәктәп баласы», «Адәмнәр», «Аленький цветочек» һәм «Золушка» спектакльләре тәкъдим ителә.
«Әкият» татар дәүләт курчак театры гастрольләрен 10 апрельдә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле белән ача. 11 апрельдә «Кәрлә – мәктәп баласы» һәм «Адәмнәр» спектакльләре көтелә. 12 апрель – «Аленький цветочек». Гастрольләр «Золушка» әкияте белән төгәлләнә.
Свежие комментарии