На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

«Зәкят» фонды директоры: Рамазанның беренче яртысында 3 млн сумлык ярдәм күрсәтелде

«Зәкят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрданов фондның Рамазан аеның беренче яртысында мохтаҗларга 3 млн сумлык күләмдә ярдәм күрсәтүен хәбәр итте.

«Рамазан аеның беренче яртысында Раббыбызның киң рәхмәте һәм хәйриячеләребез ярдәме белән 30 мохтаҗ кешегә гомуми күләмдә 3 млн сумлык ярдәм күрсәтә алдык.

Халкыбызның Рамазан аеның соңгы 10 көнендә нык активлашуын истә тотып, бу Рамазан аенда 80 кешегә 5 млнлык ярдәм күрсәтү максатына ирешербез дип өметләнәбез», – дип билгеләде ул.

  • Бүген шулай ук Казанда 30нчы номерлы маршрут иртәнге 6:00дән кичке 18:00гә кадәр бушлай йөри. «Зәкят» фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын үз өстенә алган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх