Татарстан муниципалитетлары хакимиятләренә санитар-экологик икеайлык вакытында рөхсәтсез урыннарда урнашкан чүплекләргә каршы көрәшне көчәйтергә кирәк. Бу хакта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Ул җәмәгать урыннарын: паркларны, скверларны, яр буйларын, ишегалды территорияләрен һәм су саклау зоналарын санитар чистартуга аерым игътибар бирергә кушты.
Министр, җирле үзидарә органнары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, яңа рөхсәтсез чүплекләр барлыкка килүгә юл куймауны иң беренче дәрәҗәле бурыч дип атады. Алар нигездә муниципаль җирлекләрдә барлыкка килә, диде ул.
«Муниципаль җир контролен көчәйтергә кирәк, җирләрдән файдалану һәм аларны саклау өлкәсендә административ-техник инспекцияләрнең барлык вәкаләтләре бар, шул исәптән административ материаллар төзүгә дә», - дип аңлатты ТР Экология министрлыгы җитәкчесе.
Свежие комментарии