Мөфти шәех Равил Гайнетдин мөселманнарны Ураза гаете белән котлады.
«Кадерле дин кардәшләрем!
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән сезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны ике зур бәйрәмебезнең берсе – һиҗри 1446 елның Ураза бәйрәме – Гыйд әл-Фитр белән котлыйм!
Уразаларыбыз, догаларыбыз, игелекле гамәлләребез һәм биргән садакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын!
Аларның әҗерен галәмнәрнең Раббысы бу дөньяда да, мәңгелектә дә насыйп итсен!Аллаһы Тәгалә болай дигән: «И иман китергән кешеләр! Сезгә, сездән алдагы кешеләргә фарыз ителгән кебек, ураза фарыз ителде. Шулвакыт сез Аллаһтан куркучы булырсыз» («Әл-Бәкара» сүрәсе, 183 нче аять).Аллаһ Үзенең колларына, аларга карата күрсәткән мәрхәмәтен мәҗбүри ураза тотарга кушып белгертте. Бу боерык аннан алдагы дини җәмгыятьләргә дә иңдерелгән булган, чөнки кайсы гына заманда булмасын, ураза кешеләргә һәрвакыт файда китерә торган гамәлләр исәбенә керә.
Аллаһ мөселманнарны игелекле гамәлләр кылырга һәм күркәм сыйфатларга ирешергә өнди. Аллаһы Тәгалә диндарлык һәм тәкъвалыкка ирешергә ярдәм итүче уразаның файдасы турында хәбәр итә, чөнки ураза тотучы мөселман Раббысының әмерен үти һәм тыелган гамәлләрдән ерак тора.
Ураза тотучы үзен һәрвакыт Аллаһы Тәгалә күзәтүе астында булуын истә тотарга өйрәтә. Ул аңлы рәвештә күз алдында гына ымсындырып торган ләззәтләрдән баш тарта һәм моны ул Раббысы күзәтүен белеп эшли. Әбү Һөрәйра радыйаллаһу ганһү сүзләреннән, Пәйгамбәребез Мөхәммәдсалләллаһу галәйһи вә сәлләмнең еш кына болай диюе билгеле: «Көндәлек биш вакыт намаз уку, алдагысыннан соң киләчәк һәр җомга намазында катнашу һәм алдагысыннан соң һәр киләчәк Рамазанда ураза тоту, алар арасында кылынган гөнаһлардан арындыра, әгәр ки, ул гөнаһлар арасында зур гөнаһлар булмаса» (Әхмәд).
Аллаһ Үзенең мөэмин бәндәләренә диннәре кушканча яшәргә, ягъни ялгызы гына калганда да, халык алдында да, һәр мизгелдә һәм һәркайда Аллаһыдан куркырга; Аның әмерләрен үтәргә һәм Ул куйган чикләрне бозмаска; үзенә файда һәм киресенчә, зыян китерә торган нәрсәләр турында уйланырга; шулай ук Кыямәт көнендә хисап алыначак яхшы һәм начар гамәлләр турында уйланырга куша. Кешеләр карашларын һәм күңелләрен Ахирәткә юнәлтсә һәм андагы үз урыны турында уйланса, хак ки, игелекле гамәлләрне тырышыбрак кылачак.
Әгәр алар кылган эшләреннән Аллаһның хәбәрдар икәнлеген һәм югалмаячагын яки онытылмаячагын истә тотса, әлбәттә, бар көчләрен изге гамәлләр кылуга сарыф итәр. Изге Коръән безне үз гамәлләребезгә бәя бирергә һәм үзебезгә карата таләпчән булырга өйрәтә. Ул хаталарыбызны аңларга, аларны кабатламаска, тәүбә кылырга, шулай ук гөнаһлардан һәм Раббыбызга каршы барудан тыелырга өйрәтә. Ул безне һәрнәрсәгә Кодрәтле Раббыбыздан ярдәм сорап, төзәтеп һәм тырышлык куеп, җитешсезлекләребез турында уйланырга мәҗбүр итә.
Аллаһның илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык, начар гамәлдән соң начарлыкны сөртәчәк яхшылык кыл! Кешеләр белән мөнәсәбәттә дә әхлаклы бул» (Әхмәд).
Рамазан ае - Аллаһ кушканнарны тырышып үтәү һәм Ул тыйганнардан аеруча читләшү вакыты. Аллаһның рәхмәте белән, бу Рамазан ае ураза тотуда, Коръәнне өйрәнүдә, хәйрия эшләрен башкаруда ихлас тырышкан кардәшләребезнең күп игелекле гамәлләре белән сугарылып узды. Аллаһка шөкер, без ел саен оештырыла торган Рамазан-Кәрим акциясен уздырдык, аның барышында аз керемле кешеләргә, ярлыларга, өлкәннәргә, балалар йортларына һәм приютларга, махсус хәрби операциядә катнашып, яраланган Ватан сакчылары дәваланучы госпитальләргә һәм хастаханәләргә, барлыгы дистәләрчә мең азык-төлек җыелмасы тапшырылды.
Кардәшләремне бу бөек Рамазан сынавының тәмамлануы һәм иманыбызның ныгуы, һәм Гыйд әл-Фитр - пакьләнү бәйрәме белән ихластан котлыйм! Без барыбыз да галәмнәрнең Хуҗасыннан дөньяга тынычлык, хакыйкатьнең наданлык белән гаделсезлектән өстен чыгуын, гаиләләребезгә һәм Ватаныбызга иминлек сорыйбыз. Һәм Аллаһы Тәгалә безнең догаларыбызны, гыйбадәтләребезне, тоткан уразаларыбызны, фида кылган малларыбызны кабул итсен, йөрәкләребезгә тынычлык, гаиләләребезгә һәм йортларыбызга иминлек һәм бәхет-сәгадәт бүләк итсен!» – диелә котлауда.
Свежие комментарии