На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Татарстанда санитар икеайлык вакытында 551 хокук бозу очрагы ачыкланган

Санитар-экологик икеайлык башланганнан бирле Татарстанда 551 хокук бозу очрагы ачыкланган, 87 кисәтү ясалган. Бу хакта бүген Казанда брифингта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, экологлар хокук бозуларны һавадан күзәтү вакытнда да ачыклаган.

Хокук бозуларны беренче авиаочышлар үткәреп теркәгәннәр.

«3 апрельдә Питрәч, Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Зәй, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары һәм Чаллы шәһәре тикшерелде. Табигатьне саклау законнарын бозуның 150 төрле очрагы ачыкланган», - дип хәбәр итте Гобәйдуллин.

16 апрельгә шулай ук авиаочыш планлаштырылган. Һавадан республиканың көньяк-көнчыгыш зонасын тикшерәчәкләр.

« Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 9 майга барысы да ялтырап торырга тиеш, барысы да җыештырылырга тиеш», — дип ассызыклады Гобәйдуллин.

Искәртик, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Миңнеханов шулай ук сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.

Ссылка на первоисточник
наверх