Чаллыда «Прибрежный» паркы мәйданыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен шефлык ярдәме белән йөк машиналары кузгалды. Бу юлы берьюлы ике автомобиль күп итеп төялде. Гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы 20 тонна тәшкил иткән, бәясе – якынча 2 млн сум.
Йөкне озатырга битараф булмаган шәһәр кешеләре, Териториаль үзидарә советы вәкилләре, шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге депутатлар катнашты.
Чараны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов җитәкләде.«Ярдәм, һичшиксез, сезнең белән безнең геройлар өчен, илебез алга таба да көчле һәм бәйсез булсын өчен, илебезне, аның мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм ирекләрен саклаучылар өчен файдалы булачак», – дип мөрәҗәгать итте ул җыелган халыкка.
Йөк составында пиломатериаллар: фанера, такталар һәм позицияләрне төзекләндерү һәм хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле башка әйберләр бар. Бу махсус операция башланганнан бирле 35нче шефлык ярдәме һәм ел башыннан йөк алтынчы тапкыр җибәрелә.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.
«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде.
«Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.
Фото: Чаллы мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсеннән
Свежие комментарии