На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Кукмара районы башлыгы хәрбиләргә гуманитар йөк илтте

Кукмара районы махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәрбиләргә актив ярдәм күрсәтә. Эшкә барлык предприятиеләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре, иҗтимагый оешмалар һәм битараф булмаган кешеләр кушылды. Чираттагы гуманитар ярдәм партиясе шәхсән район башлыгы Сергей Димитриев һәм «Кукмара хәрби туганлыгы» вәкилләре озатуында сугышчан хәрәкәтләр зонасына җибәрелде.

Йөк составына УАЗ автомобиле, комплектланган автомунча, кирәкле җиһазлар, медикаментлар, беренче чиратта кирәкле әйберләр, азык-төлек һәм исемле посылкалар кертелгән.

«Без хәрбиләр белән даими элемтәдә торырга тырышабыз һәм беренче чиратта аларга чыннан да кирәк булган әйберләрне тапшырабыз», – дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.

Хәрбиләр гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, район халкына, бигрәк тә һәр посылкага күңелләрен салучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Шушы ук сәфәр кысаларында Сергей ДимитриевЛуганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә Кукмара металл савыт-саба заводы продукциясен илтте. Бу шәһәрләр Татарстан шефлыгында һәм Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Фәнил Әһлиуллин карамагындагы зонага керә.

«Завод директоры Азат Заһидуллинга һәм бөтен коллективка рәхмәт. Бу продукция Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан тапшырылачак», - дип ассызыклады Фәнил Әһлиуллин.

Махсус операция башланганнан бирле Кукмара районы фронтка 500 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән һәм ярдәм итүдән туктарга җыенмый.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.

Материал Эльвира Иванова ярдәмендә әзерләнде.

Фото: Кукмара районы матбугат хезмәте

Ссылка на первоисточник
наверх