На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Ләйлә Фазлыева Татарстанның белгечләр әзерләүдә алдынгы булуын әйтте

Лаеш районының Усады авылындагы «Инноватика» күппрофильле лицеенда Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә уку йортлары үзләренең эшен күрсәткән күргәзмәләр тәкъдим итте. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республиканың Россия һәм дөньякүләм киңлектә төрле тармак белгечләрен әзерләүдә алдынгы позицияләрендә булуын ассызыклады.

«Татарстан Республикасы — Россия һәм дөньякүләм киңлектә төрле тармаклар белгечләрен әзерләүдә лидерлар сафында. Биредә тәкъдим ителгән күргәзмә дә кластер характерында. Монда мәгариф һәм фән өлкәсенең төрле звено мөгаллимнәре хезмәте дә ачыктан-ачык чагыла. Һәм иң мөһиме монда эш белән тәэмин итүчеләр дә төп рольләрдә», — диде Ләйлә Фазлыева.

Җитәкче шулай ук мәгариф өлкәсендәге хезмәт бердәм булганда гына уңышларга ирешеп булуын әйтте. «Мәгариф фәлсәфәсе һәм үсеше турында әйткәндә төрле социаль-икътисади секторларының бердәм хезмәтен дә билгеләп үтәм. Шулай булганда Россия өчен яхшы, профессиональ кадрлар әзерләү мөмкин», — диде ул.

Ләйлә Фазлыева шулай ук беренче сыйныфка баручы балалар һәм аларның ата-аналары белән аралашып алды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх