На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

Алаудинов Курск өлкәсендәге вазгыять турында: Дошман бөтен ярыклардан керә

Курск өлкәсендә бүгенге иртә дошманның «бөтен ярыклардан керүе»ннән башланды. Бу хакта үзенең телеграм-каналында «Ахмат» спецназ командиры генерал-майор Апти Алаудинов хәбәр итте.

Әмма ул аларның участогында хәрбиләр барысын да контрольдә тота һәм дошманны юк итә, ә читтәрәк урында аны башка егетләр актив каршы ала, дип ышандырды.

Алаудинов интернетта «без инде барысын да югалттык, дошманны инде туктатып булмый» дигән хәбәрләр булырга мөмкин, дип кисәтте. Әмма ул аларның юнәлешендә «дошманны килә башлауга ук шактый каты яндырдылар» дип ышандырды.

«Хәзерге вакытта шуны әйтәсем килә: чыннан да куркыныч булган бер нәрсә булмады. Дошман 11 августта бөтен Курск өлкәсен диярлек алырга тиеш иде. Аңлаганыгызча, ул моны эшли алмады. Шуңа күрә хәзер ул тактикасын бераз үзгәртте һәм барлык ярыклардан басым ясый, барлык ярыкларга килеп терәлә башлый. Шул рәвешле ул (дошман – Т-и иск.) безне тарткаларга тырыша, тик ул моны булдыра алмаячак», — дип ышандырды Алаудинов.

Азактан ул РФ гаскәрләре җиңгәнгә кадәр үз эшен эшләячәк, дип белдерде.

«Ә без һичшиксез җиңәчәкбез!», - диде Алаудинов.

Видео: https://t.me/AptiAlaudinovAKHMAT

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх