На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Миңнеханов: Инфраструктура булдыру темплары торак төзелеше күләменнән артта кала

Узган ел йомгаклары буенча Россиядә 110 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта социаль һәм юл-транспорт инфраструктурасын булдыру темплары торак төзелеше күләмнәреннән артта кала. Бу хакта Татарстан Рәисе, РФ Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә комиссиянең беренче утырышында белдерде.

Ул мисал итеп Татарстанны китерде. Биредә 2021 елда илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында 3 миллион квадрат метр торак тапшыру планлаштырылган булган. Шул ук вакытта нибары 2 яңа мәктәп, 2 янкорма, 1 балалар бакчасы һәм 2 сырхауханә төзү планлаштырыла. Гәрчә мондый күләмгә 48 балалар бакчасы, 18 мәктәп һәм 9 сырхауханә төзелергә тиеш була.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, комиссия утырышының төп темасы – «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектын формалаштыру. Аның бурычларының берсе булып нәкъ менә шундый проблемаларны хәл итү торачак.

Миңнеханов сүзләренчә, илкүләм проектында торак пунктларга аерым игътибар биреләчәк.

«Биредә яңа объектлар төзүгә генә түгел, гамәлдәге объектларны модернизацияләү һәм ремонтлауга басым ясарга кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Татарстан Республикасы Рәисе киләсе зур бурыч итеп 200 шәһәр һәм агломерация өчен мастер-планнар эшләүне билгеләде. Төбәкләр бу юнәлештә инде эшли, дип өстәде ул. Миңнеханов янәдән мисал итеп Татарстанны китерде. Монда Казан агломерациясе мастер-планы эшләнеп беткән һәм Кама агломерациясе буенча эш алып барыла.

Тагын бер мөһим мәсьәлә буларак ул социаль объектлар төзүнең үзкыйммәтен атады. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, нормативларның даими үзгәреп торуы типлы объектларны үзгәртеп проектлауга һәм, нәтиҗә буларак, кыйммәтләнүгә китерә.

Ипотека темасына килгәндә, Татарстан Рәисе ташламалы ипотека кредитлары буенча федераль ярдәм чаралары нәтиҗәсендә төзелеш тармагы торакны файдалануга тапшыруда рекордлы темпларга иреште, дип ассызыклады. Әмма ташламалы ипотека гамәлдән чыгарылган һәм төп ставка күтәрелгәннән соң торак сатып ала алучылар саны кимеде. Бу бигрәк тә зур шәһәрләрдә күзәтелә. Шул сәбәпле торакка түләүгә сәләтле тотрыклы ихтыяҗ тәэмин итү өчен яңа инструментлар табарга кирәк.

Аны арттыруның бер варианты булып милеккә салым буенча тотып калынган акчаны (ул бүгенге көндә 260 мең сумнан да артмый) кире кайтару параметрларын яңадан карау торырга мөмкин.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх