На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Казаннан Курскига гуманитар йөк партиясе җибәрделәр

Бүген Казаннан Курскига «Ярдәм янәшә!» хәйрия оешмасыннан чираттагы гуманитар йөк партиясе юлланды. Йөк җибәрү оешма инициативасы белән оештырылган, әмма ярдәм җыю һәм җибәрүдә катнашырга дип Татарстан башкаласының гади кешеләре килгән.

«ДОСААФ күптән инде барлык битараф булмаган кешеләр җыела торган урынынга әйләнде.

Бүген без ярмалар, азык-төлек продуктлары, су, шәхси гигиена чаралары җибәрәбез. Боларның барысын да Курск халкы соравы буенча җыйдык һәм аларның кулына илтеп тапшырачакбыз. Бу безнең халыкның никадәр нык һәм бердәм булуын күрсәтә», - дип сөйләде «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте активисты Виктор Воропаев.

Бүген Казаннан якынча 6 тонна авырлыктагы йөк җибәрелә, аның составына 80 төрдән артык товар керә. Алар арасында суыткычлар кебек көнкүреш техникасына кадәр бар. Әлеге йөкне комплектлау бик кыска вакыт эчендә башкарылды. Бу чрдәмнең бер йөк машинасында җибәреләчәк бер өлеше генә. Гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы 57 тоннаны тәшкил итә.

«Бүген шундый тату һәм бердәм командабыз булуы бик шәп. Биредә «Мәрхәмәтле Татарстан», «Халык фронты», «Яшь Гвардия» һәм башка хәрәкәтләрнең активистлары җыелды», – дип сөйләде Виктор Воропаев.

Йөкне урынга барып җиткәч бушатырга ярдәм итәчәк волонтерлар озата бара. Алар зыян күргән Курск халкына гуманитар ярдәмне тапшырачак.

Гуманитар йөк ике шәһәрдә – Казанда һәм Чаллыда җыелган. Казанда биш ярдәм җыю пункты эшләгән, ә бөтен Татарстанда барлыгы 20 шундый пункт булган.

«Бу көнкүреш химиясе дә, яңа кием дә, суыткычлар, принтерлар һәм башка бик күп нәрсәләр. Беренче тапкыр ярдәм җибәрү түгел, 15тән артык фура җибәрелде. Бу якынча 320 тонна! Боларның барысын җыйган битараф булмаган кешеләргә рәхмәт. Дөресен генә әйткәндә, башта барлык ярдәм итүчеләрне — хәрәкәт һәм оешмаларны санамакчы идек, — ләкин соңыннан бу барып чыкмады. Бу мөһим дә түгел, монда берәү дә аерылып торырга тырышмый. Иң мөһиме – ярдәм», – дип сөйләде Татарстан Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх