На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
  • Александр Пятнистый
    так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Баксиков патриотик тәрбия бирү программасы бюджетын арттырырга тәкъдим итте

Депутат Рәсим Баксиков яшьләргә патриотик тәрбия бирү программасын финанслауны арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта парламентарий ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында белдерде.

Депутат «ТР яшьләренә патриотик тәрбия бирү» программасын 2022-2025 елларга финанслауга кагылышлы Яшьләр эшләре министрлыгы мөрәҗәгате турында сөйләде.

Программаны финанслау елына 10 миллион сумны тәшкил итә.

«Яшьләр арасында гражданлык һәм патриотизмны үстерү буенча, Туган илгә хезмәт итү, тарихи хәтерне саклау, Ватанны саклаучыларны тәрбияләү аша ил язмышы өчен җаваплылыкны үстерү буенча системалы программа эше алып бару зарур», – дип билгеләп үтте парламентарий.

Аның сүзләренә караганда, министрлык «патриотик берләшмәләргә ярдәмне көчәйтү, аларны урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары базасында үстерү, яшьләр белән мәгълүмати эш алып баруны» исәпкә алып программа проекты әзерләгән.

«Экспертиза нәтиҗәләре буенча, программага 2023-2025 елларга 66,5 миллион сум күләмендә финанслау таләп ителә. Шул исәптән 10 миллион сум инде программа бюджетында каралган», - дип ассызыклады Баксиков.

Ел саен өстәмә 56 миллион сум кирәк була, дип ачыклык кертте ул.

«Барлыгы 65,5 миллион сум таләп ителә, ә бүлеп бирелгән акча нибары 10 миллион сумны тәшкил итә. Министрлыкка даими рәвештә сорарга, мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әмма кайбер органнарның эш тизлеген исәпкә алганда, бик күп төрле чаралар тормышка ашырылмый кала», - дип билгеләп үтте депутат.

Ул яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү һәрвакыт актуаль, әмма бүгенге вазгыятьтә – аеруча да, дип саный.

Баксиковны комитет рәисе Александр Чубаров хуплады. Ул аңа бу мәсьәләне 2 октябрьдә узачак парламент тыңлауларында күтәрергә тәкъдим итте.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх