Казанда «Балачак» Халыкара вокаль конкурс-фестиваленең V сезоны ачылды. Әлеге чарада түләүсез нигездә бөтен бала катнаша ала, шул исәптән аз керемле гаиләләрдәге яки менталь хокук бозулар булган балалар да.
«Быел конкурс-фестивальнең юбилей сезоны. Ул бөтен Россиядән һәм якын-тирә чит илләрдән мөгаллимнәрне һәм вокалистларны берләштерә.
Әле гаризалар кабул итү бара. Беренче сайлап алу туры онлайн режимда, 9, 11 апрель көннәрендә үтәчәк. Ә икенче тур Казанда булачак. Һәм 4 майда «Пирамида» концертлар залында бәйгенең финалистлары катнашында Гала-концерт оештырылып, җиңүчеләр бүләкләнәчәк», – диде «Добро рядом» хәйрия фондын гамәлгә куючы һәм директоры Радик Абдрахманов.ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисенең беренче урынбасары-Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашучылар бик күп төбәкләрдән булуын да ассызыклады.
«Монда башка бәйгеләрдән аермалы буларак аның аерым инициатив төркеме булдырылган. Аерым игътибарга лаеклы әлеге күренеш. Әлбәттә, бу конкурсны киң колач белән югары дәрәҗәдә үткәрү өчен Бөтендөнья татар конгрессы да басым ясый. ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан зур игътибар бирелә. Катнашучылар географиясен күзалласак, Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр. Быел Кырым, Луганск якларыннан да бәйге белән кызыксынып гариза җибәрүче балалар һәм яшүсмер бар», – ди ул.
- «Балачак» Халыкара вокал конкурс-фестивале «Добро рядом» хәйрия фондының төп социаль проектларының берсе булып тора. Ул балаларның һәм яшүсмерләрнең, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, вокал талантларын ачу аша Россиянең музыкаль мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән.
Свежие комментарии