Россия Герое, тумышы белән Татарстаннан булган Сергей Чебневның хезмәттәшләре хәзер аның мәетен эвакуацияләргә тырыша. Батальон командирының хатыны Ольга Чебнева «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Искәртеп үтәбез, кичә «Төньяк» гаскәри берләшмәсе бүлекчәләренең Курск өлкәсендәге Кече Локня, Черкасское Поречное һәм Косица торак пунктларын азат итүе турында билгеле булды.
Социаль челтәрләрдә безнең хәрбиләрнең азат ителгән территорияләрдә Россия флагларын беркетүен сурәтләгән кадрлар чыкты.9нчы мотоукчы полкының беренче батальоны командиры Сергей Чебнев һәлак булган Кече Локня авылында флагны аның хезмәттәшләре беркетә.
Ольга Чернова сөйләгәнчә, иренең хезмәттәшләре хәзер Кече Локняда урнашкан һәм үз командирларының мәетен алып чыгарга ниятлиләр.
«Хәзер анда торак пунктны дошманнан чистарталар, егетләр эвакуация төркеменең урында булуы турында миңа язды инде. Дроннан төшергәндә, анда бөтен нәрсә җимерелгән икәнен күрдек. Иремнең кайда ятуы якынча билгеле, ул торак йорт, ләкин аны алып чыгу никадәр катлаулы булачагы әлегә аңлашылмый. Мөгаен, техника кирәк булыр. Алар кергәндә биредә Украина хәрбиләре булган әле, шуңа күрә безнекеләрнең территорияне тулысынча чистартканын көтәргә кирәк», - дип сөйләде ул.
Искәртеп үтәбез, Сергей Чебневка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. 6 март көнне Россия Президенты Владимир Путин батальон командирының тол хатынына «Алтын йолдыз» тапшырды.
Герой Татарстанның Балык Бистәсе районында туа, балачагы Чаллыда үтә. Шунда ук мәктәпне тәмамлый, Казан танк училищесына укырга керә, аннары Калининград өлкәсендә хезмәт итә, хәзер хатыны һәм өч баласы шунда яши. Чебнев лаеклы ялга махсус хәрби операция башланганчы чыга, ә 2022 елның көзендә, мобилизациягә эләгеп, алгы сызыкка китә. Хәрби хәрәкәтләр зонасындагы уңышлары өчен «Суворов» һәм «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Свежие комментарии