На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

«Татар-информ»да «Fashion iftar – 2025» турында сөйләшәчәкләр

11 мартта, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Fashion iftar – 2025» чарасына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада мода эксперты, Modest Covered проектына нигез салучы, Fashion Iftar проекты авторы Җәннәт Минһаҗева, «Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган авылым» милли-туристлык комплексын гамәлгә куючыларның берсе, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, Рестораторлар һәм Отельерлар ассоциациясе вице-президенты, Татарстанның Грэпплинг федерациясе президенты Радик Абдрахманов, Fashion Iftar проекты координаторы, блогер, сәйләннән сумкалар тегү бренды хуҗасы Эльза Җиһантдинова, Plus Size Kazan проектына нигез салучы, кастинг директор, мода күрсәтү режиссеры Регина Заһидуллина, Fashion Iftar проекты партнерлары һәм катнашучылары белән эшләү буенча куратор Динара Шәмсетдинова катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татарча сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх