Актаныш районы халкы Ватанны саклаучы көне алдыннан махсус операция хәрбиләренә унҗиденче гуманитар ярдәм партиясен җибәрәчәк. Бу бәйрәм һәркем өчен аерым әһәмияткә ия. Районда яшәүчеләр якташ хәрби егетләргә ярдәм итү өчен бар көчен куйган.
Махсус операция зонасына җибәреләчәк посылкаларда җылы сүзләр һәм котлаулар гына түгел, ә практик ярдәм дә бар.
Хәрбиләргә җибәреләчәк әйберләр арасында – җылылык саклый торган махсус костюмнар, футболкалар, 23 Февральгә бүләкләр. План нигезендә, 40 хәрбинең һәрберсе дүртәр посылка алачак.Гуманитар ярдәм составына хәрби кирәк-яраклар һәм көнкүреш товарлары кергән: хуҗалык кирәк-яраклары, газ баллоннары, гигиена чаралары, кием-салым, азык-төлек продуктлары, чәй һәм чәк-чәк кебек традицион тәм-томнар. Болар барысы да Туган илне саклаучы егетләргә карата ярату һәм кайгырту хисе белән җыела.
Моннан тыш, хәрбиләрнең үтенече буенча бер автомобиль ремонтланган, ә Казанда яшәүче якташлар солдатлар өчен яңа «УАЗ-Патриот» машинасын сатып алган. Ярдәмнең бер өлеше Чаллы волонтерлары аша алгы сызыкка җибәрелгән инде.
Инициативалар арасында шулай ук солдатлар өчен мобиль мунча оештырган хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итү: матди яктан тәэмин итү ротасында хезмәт итүче Илдар Нургалиев Донецк-Северный бистәсендә хәрбиләрне каршы алачак һәм аларга мунча керү мөмкинлеге оештырачак.
Хәрби хезмәткәрләргә шулай ук рацияләр өчен ретрансляторлар, тепловизорлар, прицеллар, генераторлар һәм башка кирәкле җиһазлар алып килеп тапшырачаклар. Эшмәкәр Айгиз Фәрдиев фондка актив финанс ярдәме күрсәтә, ай саен шактый зур сумма җибәреп тора.
Актаныш районында һәм бөтен Татарстанда яшәүчеләр бердәмлеген һәм Туган илне саклаучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итәргә әзерлеген күрсәтүге дәвам итә. Һәрбер посылка, һәрбер дрон һәм һәрбер җылы бүләк – ул матди ярдәм генә түгел, ә хәрби егетләргә ялгыз булмауларын, аларны хәтерләүләрен, яратуларын һәм өйләренә әйләнеп кайтуларын көтүләрен күрсәтүче мөһим билге.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.
Свежие комментарии