Җирле үзидарәне халыкка иң якын хакимият дип атыйлар, чөнки коммуналь хезмәтләрнең һәм җәмәгать киңлекләренең төзекләндерү, эшләү мәсьәләләре нәкъ менә шушы дәрәҗәдә хәл ителә. Март аенда кабул ителгән «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы законның Дәүләт Думасында көчле бәхәсләр тудыруы гаҗәп түгел.
Татарстан Дәүләтга Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Парламентская газета» шундый фикер белән уртаклашты.Мөхәммәтшин сүзләренчә, башта барлык төбәкләрнең бер дәрәҗәле системага мәҗбүри күчүе турында сүз барган иде, әмма кайбер субъектларның, шул исәптән Татарстанның да, мөрәҗәгатьләреннән соң документка төзәтмәләр керттеләр. Хәзер төбәкләр үзләре хәл итә – шәһәр һәм авыл җирлекләре белән ике дәрәҗәле системаны саклап калыргамы яки бер дәрәҗәле системага күчәргәме.
Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, республика өчен бу мәсьәлә принципиаль. Татарстанда 956 муниципаль берәмлек бар, һәм җирлек дәрәҗәсендә хакимиятне саклау авыл территорияләре өчен аеруча мөһим. Бу үзидарә мәсьәләсе генә түгел, ә традицион яшәү рәвешен, мәдәниятне һәм туган телләрне саклау мәсьәләсе дә булып тора.
Аның фикеренчә, гамәлдәге ике дәрәҗәле система үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады, гражданнарны җирле идарәгә максималь җәлеп итүне һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүне тәэмин итте.
Искәртик, «Татар-информ» агентлыгы Владимир Путинның Россиядә җирле үзидарәне оештыру турындагы законга имза куйганы турында язган иде.
Свежие комментарии