На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Анна Зареченская
    Ты где дядя находишься? В России, так будь добр изъясняйся на государственном русском языке!Мөхәммәтшин «Тата...
  • Evgenija Palette
    Татары, пошли вон с русскоязычных сайтов. ИЛИ ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ - НА РУССКОМ...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Владимир Ахтырченко
    Самоуправление региона- это не значит выходить в эфир на общегосударственных каналах России на своём региональном язы...Әгъзам Гобәйдулли...

Казанда Россия Герое Эдуард Сабировның туганнарына «Алтын Йолдыз» медален тапшырдылар

Бүген Казанда Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында туган һәм үлгәннән соң Россия Герое исеменә лаек булган Эдуард Сабировның туганнарына «Алтын Йолдыз» медален тапшырдылар. Бу хакта Киров өлкәсе губернаторы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чарада Һава-десант гаскәрләре командующие вазифаларын вакытлыча башкаручы генерал-майор Александр Корнев һәм Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов катнашты.

Фото: © Киров өлкәсе губернаторы матбугат хезмәте

«Героебыз Эдуард Рәфис улы Сабировның исеме мәңге безнең йөрәкләрдә сакланачак, дип сүз бирәм.

Без туган җирдә аның истәлеген мәңгеләштерү өчен барысын да эшләячәкбез, һәрвакыт сезнең янда булачакбыз. Якын арада ул укыган мәктәптә истәлек тактасы ачылачак, шулай ук «герой партасы» барлыкка киләчәк, – диде Александр Соколов.

Губернатор һәлак булган хәрби хезмәткәрнең улы Дамирга аерым мөрәҗәгать итте. «Синең әтиең – герой. Син герой улы булуыңны аңлап үсәргә тиеш. Бу тойгы сиңа киләчәктә әтиең кебек чын ир-ат булырга ярдәм итсен», - диде ул.

Эдуард Сабиров – «дошманга каршы көрәштә хәрби бурычын намус белән үтәгән» чын офицер, дип белдерде генерал-майор Александр Корнев.

Фото: © Киров өлкәсе губернаторы матбугат хезмәте

«Гвардия капитаны Сабировны хезмәттәге иптәшләре курку белмәс һәм кыю булуы, югары профессиональлеге, катлаулы шартларда дөрес карарлар кабул итә белүе һәм Туган илгә карата чиксез мәхәббәте өчен хөрмәт итте», – дип өстәде Һава-десант гаскәрләре командующие вазифаларын вакытлыча башкаручы.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх