Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә һәм Telegram-каналында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды.
«Кадерле һәм яраткан гүзәл затларыбыз, Халыкара хатын-кызлар көне белән! Сезнең һәрберегез бу дөньяны яктырак һәм игелеклерәк итә. Барысы өчен дә рәхмәт!
» – дип ассызыклады республика җитәкчесе.«Бәйрәм белән, сөйкемле, матур, гүзәл хатын-кызларыбыз! Тормышыгызда шатлыклы мизгелләр, елмаюлар күбрәк булсын. Сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телим», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Рәисе урнаштырган видеода хатын-кызлар эшчәнлегенең төрле аспектлары күрсәтелгән – гаиләдәге мөнәсәбәтләр, эш, спорт, волонтерлык.
Свежие комментарии