Шимбә, 8 мартта, Татарстанда урыны белән көчле кар ява, шулай ук республиканың кайбер районнарында томан булу ихтимал.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, көндез республикада җепшек кар яву көтелә.
Җил секундына 6-11 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исәчәк, дип фаразлана. Иртән ул урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез иң югары һава температурасы -2..+2 градус була.
Синоптиклар шулай ук татарстанлыларны юлларда бозлавык, кар боткасы һәм кар көртләре булу турында кисәтә.
Свежие комментарии