На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• valeri bolgov
Аффтор дебил, не знающий, что живёт в России.Махсус операциядә...
• Владимир Аверков
автор пишет только для своих?...неумно...Махсус операциядә...
• Влад Владимиров
Автор, живя в России, всегда  в СМИ впредь пиши, пожалуйста, по русски... Не стоит у большинства тут лишний негативчи...Бөгелмәдән өч кеш...

Марат Зыятдинов Югары Ослан районы башлыгы вәкаләтләрен өстеннән төшерде

Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов, республиканың Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасына күчүгә бәйле рәвештә, муниципаль берәмлек җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда өстеннән төшерде. Вакыйга районның 46нчы чираттан тыш сессиясендә булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша.

Депутатлар Зыятдиновның отставкасын бертавыштан хуплады.

«Республика районы активы тулылана. Сезнең алда районның җитәкчелек составы буенча кадрлар билгеләү бурычы тора. Бу Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән Марат Зыятдиновның 14 июньдә республиканың Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасына билгеләнүе белән бәйле. Бу аның хезмәтенә һәм компетенциясенә югары бәя дип саныйм. Туплаган тәҗрибәсе һәм абруе яңа эш урынында да тулысынча гамәлгә ашырылыр дип ышанам. Аның бурычлары кимемәстер, мөгаен, әмма моның әһәмияте шунда – киң, күп векторлы икътисадка ия республика бик күп сата һәм сатып ала», - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин парламентарийларга.

Парламент башлыгы бу чорда район ирешкән төп уңышларны билгеләде. Аның сүзләренчә, бүген Югары Ослан районы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча иң яхшы муниципаль берәмлекләр унлыгына керә. 2019 елда район – сигезенче, 2020 елда – алтынчы, 2021 елда – унынчы, 2022 елда – җиденче, 2023 елда унынчы урынны биләгән. 2024 елның беренче кварталында район – рейтингның бишенче баскычында.

Марат Зыятдинов муниципаль берәмлекне 2012-2024 елларда җитәкләде.

«Әлеге чорда Марат Галимҗан улы җитәкчелегендә территориаль үсешкә бәйле күп кенә мәсьәләләр хәл ителде, икътисадта һәм социаль өлкәдә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде. Әйтик, узган ел гына да районның тулаем территориаль продукты күләме 26 миллиард сумга җитте, бу 2012 елгы күрсәткечне (3,4 миллиард сум) җиде тапкыр узып китә», - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх