«Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале Малайзиянең Джахар Бару шәһәрендә Татарстан фильмнарын күрсәтте. Афишага «Ибн Фадлан», «Мулла», «Хәлимә», «Остазбикә», «Мой народ – татары. Код успеха» документаль фильмы һәм «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы кергән.

«Фильмнар фестиваль форматында өч көн дәвамында китапханәләрдә күрсәтелде.
Фильмнарны режиссерлар Айназ Мөхәммәтҗанова, Юлия Захарова һәм «Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим иткән.

«Бу фильмнар Татарстанны гына түгел, Россияне дә тәкъдим итә. Программадагы ике фильм исламның Россиягә керүен һәм Россия җәмгыятендә мөселманнар тормышын күрсәтә», – дигән Малайзиядә Россия илчесе Наил Латыйпов.

Джахар шәһәре алдыннан фильмнар Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда һәм Шах-Алам шәһәрендә күрсәтелгән.

Фестивальгә Тунку штаты принцессасы Тун Амина Маймунах Искандариах та килгән.

Фестиваль кысаларында сәнгать, тарих һәм мода күргәзмәләре оештырылган.

Свежие комментарии