На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Казанда чаңгы буенча Россия кубогының бишенче этабының беренче ярышлары тәмамланды

Бүген Татарстан Республикасының Тынычлык бистәсендә чаңгы ярышлары буенча Россия кубогының бишенче этабы башланды, дип хәбәр итте «ТИ-Спорт» журналисты вакыйга урыныннан.

Хатын-кызлар арасында ярышлар ирекле стильдә 10 километрга аерым старт белән узды. Татарстан җыелмасы вәкиле Наталья Терентьева (23:12.

1) беренче урынны яулады. Вологда өлкәсеннән Алина Пеклецова (23:22.0) икенче килде. Төмән өлкәсе җыелмасыннан Екатерина Смирнова (23:23.8) бронза медальгә лаек булды.

Ир-атлар арасында ярыш ирекле стильдә 15 километрга аерым старт белән үткәрелде. Татарстан җыелмасыннан Савелий Коростелев (31:07.1) – беренче, Төмән өлкәсе чаңгычылары Артем Мальцев (31:13.1) белән Денис Спицов (31:15.3) икенче һәм өченче урынны яулады. Татарстан җыелмасының икенче вәкиле Сергей Ардашев (31:18.8) дүртенче булып килде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх