Татарстанның Менделеевск районы алгы сызыктагы хәрбиләргә һәм шефлыкка алынган шәһәрләрдә яшәүчеләргә зур ярдәм җибәрде. Ярдәм Россиягә яңа төбәкләрнең кушылуның бер еллыгына багышланган иде. 5 млн сумнан артык бәягә 9 тонна йөк җибәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
430нчы полк хәрбиләренә районнан квадроцикл, квадроцикл өчен прицеп, квадрокоптерлар, шәхси посылкалар илтәләр.
«Аларның юнәлеше бик катлаулы, җитди ярдәм кирәк, барысы да егетләр соравы буенча сатып алынган. Боларның барысы өчен предприятиеләргә һәм хәйриячеләргә рәхмәт», - дип билгеләп үтте район башлыгы Радмир Беляев.
1232нче полк хәрбиләре өчен «Без бергә» хәрәкәте активистлары белән шәхси посылкалар формалаштырылды, капюшоннар, көнкүреш химиясе, волонтерлар үргән маскировкалау челтәрләре һәм башка кирәкле әйберләр җибәрелде.
Моннан тыш, алгы сызыкка яралылар өчен эвакуация арбалары, запас частьләр, инвертор генераторлар, коры аш, медикамент, су җибәрелгән. Хәрбиләр өчен «УАЗ» автомобиле дә каралган, аны хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрнең туганнары тапшырган. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә Менделеевск районыннан эчәргә яраклы су, мебель, аккумулятор, аккумуляторлар өчен зарядка җайланмалары китереләчәк.
2 сентябрьдә Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Фото: ТР Менделеевского районы матбугат хезмәтеннән.
Свежие комментарии