Тукай әдәби музеенда «Тукай фәне: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» дигән түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашкан филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар телен чагыштырып өйрәнү лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов Тукай иҗатының өйрәнелүе хакындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре 2021 елда укучыларга 3 томлы «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты» – 2 телдә (татар һәм рус) әзерләнгән хезмәт тәкъдим иттеләр. Аны без «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты хроникасы» өчен материаллар итеп әзерләдек. Дөрес, бу эшне 1960 елларда галим Сәгыйть Исәнбаев башлаган булган, ләкин тәмамламаган – 1972 елда әдәбиятчы вафат булган. Галим әзерләгән кулъязмага рецензиясендә Ибраһим Нуруллин, бу хезмәтнең әһәмиятен ассызыклап, «Тукайны яраткан һәрбер кешенең өстәлендә торырга тиешле китап ул» дип язган. Олпат галимебезнең теләге, күрәбез, әле дә дөньяга ашканы юк. Бу эшне, билгеле, бер кеше генә башкара алмый: бу проект өстендә аерым бер коллектив эшләгән вакытта гына ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Күп вакыт миңа: «Тукайчы галимнәр калмады, Тукай фәне кризис кичерә», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әйе, узган гасыр белән чагыштырганда, хәзерге Тукай гыйльмиятенең хәле борчу уята. Тукайны өйрәнүгә зур көч куйган һәм матур нәтиҗәләргә ирешкән Ибраһим Нуруллин, Мөхәммәт Гайнуллин, Якуб Агишев, Р. Башкуров, Рашат Гайнанов, Рәфыйк Нәфыйков, Мөхәммәт Мәһдиев, Зөфәр Рәмиев, Резедә Ганиева, Нурмөхәммәт Хисамов кебек галимнәребез белән, белмим, хәзер кем көч сынаша алыр микән?
Кызганыч, Тукайны өйрәнү өлкәсендә югарыда телгә алынган галимнәребез кебек лидерлар калмады, дип әйтсәк, зур хата булмас. Андый вакытта фәндә булган көчләрне берләштерү сорала. Минемчә, бу гасырның беренче чирегендә Тукай фәне өлкәсендә булган казанышлар (Академик 6 томлык, Тукай энциклопедиясе, инде телгә алынган икетелле «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты» 3 томлык басмасы) – нәкъ менә күмәкләшеп эшләү нәтиҗәсе. Бу очракта фәнни оешмаларның җитәкчеләреннән, Тукайны өйрәнүгә игътибарыннан бик күп тора», – ди ул.
Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.
- Тукай фәненең бүгенге хәле: «Тукайчы галимнәр калмады»
Свежие комментарии