На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Яшел Үзән районы Бәчек авылында балык тоту бәйгесе оештырылды

Яшел Үзән районы Бәчек авылында балык тоту бәйгесе оештырылган. Аны авыл имамы, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин Урам башы күлендә җәй көне дә оештыра. Һәрвакыт нинди дә булса үзенчәлекле үзгәреш тә кертә. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Быел бәйге буласы көнне һава торышы бераз бозылып китте.

Шуңа күрә балык та бик чиртмәде, зурларын да тотып булмады. Әмма шуңа да карамастан, җыелган халыкның берсенең генә дә кәефе корылмады. Бәйрәм рухы ахыргача сүнмәде. Үзебез дә бүләкләрне күбрәк кешегә тапшырасы килеп, төрле кызыклы номинацияләр билгеләдек.», - дип сөйли Хәйдәр Сибгатуллин.

Беренче балыкны ирләрдән Әнвәр Садриев, ә хатын-кызлардан Энҗе Әскәрова тотты. «Иң романтик балык тотучылар» номинациясендә Эльвира белән Рамил Мозаффаровлар бүләкләнде – алар яр буенда парлашып, бер-берсен җылытып, икесенә бер одеял ябынып утырды. Районның архивлар җитәкчесе Жанна Баһавиева хәләл җефете белән «Иң чыдам балык тотучылар» бүләгенә лаек булды – бик озак көтсәләр дә, эләкмәде. «Ерактан кайтучылар» да бүләксез калмады.

Ахырда һәркем кайнар самовар чәе, тәмле уха белән сыйланды. Кечкенә генә авылда узган әлеге чарага якынча 60 кеше җыелган иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх