Быел Тукай премиясе драматург Мансур Гыйләҗевка, шагыйрь Раниф Шәриповка, фотограф Риф Якуповка һәм «Иакинф» балет спектакленең иҗат төркеменә бирелде.
Премияне лауреатларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Мин гомерем буе шигърият белән яшәдем», – диде Раниф Шәрипов сәхнәдән Рәис кулынннан Тукай премиясе билгесен кабул итеп алганда.
Ул республикага, җитәкчелеккә һәм халкына рәхмәт әйтте.Камал театрының яңа бинасында Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көненә багышланган тантаналы кичә бара.
Свежие комментарии