Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан чаралар оештырырга кушты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Киләсе атнада без Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Беренче май һәрвакыт эшчеләрнең бердәмлеге һәм хезмәт кешесенә хөрмәт символы булды», - дип ассызыклады республика җитәкчесе.
«Тематик чаралар оештыруыгызны һәм әлеге чараларның киң мәгълүмати тәэмин ителешен булдыруыгызны сорыйм», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Свежие комментарии