На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

София Гобәйдуллинаның вафаты сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашу белдерде

Татарстан җитәкчелеге күренекле Совет һәм Россия композиторы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе София Әсгать кызы Гобәйдуллинаның вафаты сәбәпле, кайгы уртаклашуын белдерде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, композитор кичә, 13 мартта, 93 яшендә вафат булды.

«С.Ә. Гобәйдуллина гаҗәеп талантлы, үзенчәлекле фикерләве һәм фәлсәфи уйлану сәләте белән аерылып тора, бу музыкаль әсәрләрдә чагыла.

Аңа һәрвакыт тыйнаклык һәм бер үк вакытта иҗади эзләнүләрдә баш бирмәүчәнлек хас була. Яңа идеяләр һәм тәҗрибәләр музыканың традицияләренә һәм классика кануннарына хөрмәт белән ярашты», - дип ассызыклый некролог авторлары.

Композиторның ярдәме һәм химаясы белән Казанда София Гобәйдуллина исемендәге «Конкордия» заманча музыка фестиваленә нигез салынды, ул ел саен Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры катнашында Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сәхнәсендә уза. Композитор исеме белән шулай ук Заманча музыка үзәге һәм яшь композиторларның Халыкара конкурсы аталган.

София Гобәйдуллинаның күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге югары бүләкләр белән билгеләп үтелгән, алар арасында «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен», «Дуслык» орденнары, «Фидакарь хезмәт өчен», «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, «РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе» һәм «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исемнәре, «Казанның Мактаулы гражданы» исеме, «Триумф», Венециядә «Алтын арыслан» халыкара заманча музыка фестивале премияләре, Япония Император премиясе, Гете медале һәм башкалар бар.

«София Гобәйдуллина гаять зур халык мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулый. Ул хезмәттәшләре һәм укучылары белән аралашканда үзенең игелеге һәм җылылыгы белән билгеле, үзенең белеме һәм тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәрвакыт әзер иде. Аның китүе музыка дөньясы өчен зур югалту булды, ләкин ул калдырган мирас бөтен дөнья буйлап кешеләрне илһамландыруны һәм сокландыруны дәвам итә. Гобәйдуллина София Әсгать кызы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», - дип йомгакладылар некролог авторлары.

Некрологны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камалов, ТР Дәүләт академия симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский, Россия Композиторлар берлеге идарәсе рәисе Рәшит Кәлимуллин, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов һәм София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге җитәкчесе Ләйлә Гарифуллина имзалаган.

Ссылка на первоисточник
наверх