На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Казанда иң яхшы биючегә 300 мең сум биреләчәк

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының 5 еллыгы уңаеннан Казанда профессиональ булмаган биючеләр арасында «Бию көрәше» узачак. Иң шәп биючегә 300 мең сум биреләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бию көрәше» Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

Максат – татарча биюче һәвәскәрләр санын арттырып кына калмыйча, аларның бию осталыгын үстерү, татар халык биюен популярлаштыру.

Бәйгедә катнашуның ике ысулы бар: берсе – пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда узучы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чарасына килеп, «иң яхшы биюче» исеменә лаек булу; икенче ысул – konkurskazan@mail.ru электрон адресына 31 июльгә кадәр гариза юллау. «Бию көрәше»нә, профессиональ биючеләрдән кала, 18 яше тулган һәркем гариза юллый ала. Финал этабы 28 августта узачак.

Гаризаны сылтама аша юлларга мөмкин, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх