На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Илгиз Шәйхразиев: Иң мөһиме – яшьләребезгә иҗат итәргә комачауламасыннар иде

Җырчы Илгиз Шәйхразиев татар музыкасы, татар яшьләренең нинди музыка тыңлавы, татар музыкасын ничек таныту турындагы фикерләре белән уртаклашты.

- Тыңларга, музыкантларга игътибар итәргә кирәк. Халык җырлары бик матур, бер сүзем юк. Тик музыка дөньясы – ул кысан бер рамкаларда тузан кунып торсын дип эшләнгән әйбер түгел, аны кулланырга, «миксовать» итәргә кирәк.

Халкыбызга төрле жанрлар керсен.

Безнең Татарстаныбызның музыка дөньясы алай дөньякүләм танылмаган, без үзебез таратып бетерә алмыйбызмы, белмим… Мисал өчен, кечкенә генә Әрмәнстанның музыкалары ничек таралган, клиплары, җырлары киң таралган. Бу альтернатив җырчылар Мәскәүгә барып та, дөнья күләмендә дә таныла, тик безнең татар кешеләре аларны тыңламый. Без үзебезнең телебезне дөньяга таныткан музыкантларыбызны кадерли белмибез.

Бүгенге көндә яшьләр заманча, яхшы аранжировкалы, сыйфатлы җырлар тыңлыйлар. Хәзер инде татар музыкасы төрлеләнде, шул ук Фирдус Тямаевны тыңлап карасак, аның җырларында рок та бар. Илсия Бәдретдинова исә вакытында үзе «альтернатив» җырчы булып чыккан иде, халык аны яратты. Шуңа бүгенге көндә «альтернатив музыка» дигән әйбер юк.

Безнең яшьләрнең яраткан татар, рус һәм чит ил җырлары бар. Яшьләр «татар җырлары» дигәндә 90нчы еллардагы җырларны күз алдына китерә. Мисал өчен, AIGEL үзенең «Пыяла» җыры белән нишләде: бөтен татар булган, булмаган кеше ул җырны яттан белеп җырлый. Бу бит – безнең татар теле турында дөньяга аваз салу. Дөнья инде күптән чаба, без,татарлар, аның артыннан калмыйча, атлап булса да барырга тиеш. Иң мөһиме – яшьләребезгә иҗат итәргә комачауламасыннар иде, ди ул.

Илгиз Шәйхразиев белән «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова сөйләште.

  • Илгиз Шәйхразиев: «Телебезне дөньяга таныткан музыкантларыбызны кадерли белмибез»

 

Ссылка на первоисточник
наверх