Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Яңарыш»лылар Тубылда» дигән язмасы чыкты.
Тубыл шәһәре, районы, Вагай районында яшәүче хәбәрчеләребез, дусларыбыз белән очрашып кайттык. Быел өлкәбезнең «Яңарыш» татар газетасы 35 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Хәбәрчеләребез арасында өлкән яшьтәгеләр дә бар.
Алар белән дә күрешәсебез килде.Барыбыз да җыелышып еш килә алмыйбыз. Һәм менә, суыкка да карамастан (чөнки өлкән яшьтәгеләргә аның киртә түгеллеген беләбез), Тубыл себер-татар мәдәният үзәгенә юл алдык. «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары: Төмән шәһәрендә яшәүче Фатыйх Гарифуллин һәм Гөлшат Касыймова, фольклорчы һәм җырчы Луиза Сөрмәтова да килеп җиткәннәр иде. Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан Тубыл шәһәрендә яшәүче сугыш чоры балалары - Сөнгатулла абый Бекенин, Галия апа Абайдуллина, Маслаудан Рәшидә апа Бакиева да бәйрәмебезнең хөрмәтле кунаклары булдылар.
Төмәннән туристлык компаниясе, «Яшь буын» өлкә яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов үзе «Форд» машинасы белән Тубылга алып барып җиткерде. Анда яраткан 15 мәктәпнең танылган музеена керми китә алмый идек. Озак еллар мәктәпне җитәкләгән Сәит Хисмәтуллин һәм музейны оештырып, әйдәп баручы Равилә Кутумова бик җылы каршы алдылар.
Якында гына урнашкан тарихи мәчеткә дә кереп чыктык. Аның имамы Фәннур хәзрәт Казыймов та газетабызның дусты. Аннары «Осталар йорты»нда танылган сөяктән сыннар кисеп ясаучы оста - яңа гына юбилеен билгеләп үткән милләттәшебез Минсәлим Тимергазиев белән сөйләшеп, аның уникаль эшләрен дә тиз арада гына карап өлгердек.
Үзәктә газетабыз хәбәрчеләре көтә иде инде. Алар белән җылы күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашып алу үзе бер күңелне җылытып, илһам өсти торган күренеш.
Башкарган эшебезнең нәтиҗәсен, укучы-хәбәрчеләребезнең күңел җылысын, рәхмәтен тоеп-ишетеп, җылы хисләр белән кайту юлына чыктык. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле «яңарыш»лыларыбыз! Рәхмәт, кояшлы Тубыл каласы!
Свежие комментарии