ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-1» командасын Россия чемпионатында җиңүе белән тәбрик итте.
«Татарстан-1» командасын Россия чемпионатында чаңгы эстафетасында лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Кызлар, сез булдырасыз! Горурланабыз!» - дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.
Искәртеп үтәбез, 9 мартта Казанда чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты кысаларында хатын-кызлар арасында 4×7,5 километрлы эстафета тәмамланды.
«Татарстан-1» командасы финишка беренче булып килде. Аның составында Ольга Сергеева, Лидия Горбунова, Дарья Непряева һәм Наталья Терентьева бар иде. Спортчылар дистанцияне 1 сәгать 21 минут 37,4 секундта үтте.
Свежие комментарии