На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Миңнеханов Патрушевка Казан янында чүп яндыру заводын төзүнең барышы хакында сөйләде

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры урынбасары Дмитрий Патрушевка Казан янындагы Осиново бистәсендә калдыкларны энергетик утильләштерү заводын (ул елына 550 мең тонна чүп-чар эшкәртә ала) төзүнең барышы турында сөйләде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әңгәмә Рөстәм Миңнехановның республика Хөкүмәте йортындагы эш бүлмәсендә узды.

Яклар төбәкнең социаль-икътисади үсешенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышты. Дмитрий Патрушев Татарстанның зур үсеш алган икътисадка ия һәм югары үсеш потенциалы булган төбәк булуын искәртте.

«Татарстан Республикасы - зур үсеш алган икътисадка ия һәм алга таба үсү өчен югары потенциалы булган төбәк. Сездә барлык өлкәләрдә дә диярлек масштаблы инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. 2024 елда да инвестицияләрнең уңай динамикасы тулаем алганда сакланды. Шуның хисабына Татарстан – Россиядә инвестицион климат буенча лидерларның берсе», - диде РФ вице-премьеры.

«Агросәнәгать комплексы үсеше турында аерым әйтәсем килә – продукция җитештерү күләмнәре буенча сез илебезнең алдынгы биш субъекты арасына керәсез», - диде Дмитрий Патрушев.

Вице-премьер 2024 елда авыл хуҗалыгы производствосы индексы үсүен дәвам итүен әйтте. Болардан тыш, аның бәяләве буенча, Татарстан - агросәнәгать комплексы буенча дәүләт ярдәмен зур күләмдә алучыларның берсе дә.

«2024 елда сезгә федераль бюджеттан 5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде. 2025 елга да шуның кадәр сумма каралган», - дип искәртте ул.

Моннан тыш, очрашу барышында Татарстанда «Экология» илкүләм проектын (2019-2024 елларда гамәлгә ашырылды) һәм «Экологик иминлек» (2025-2030 елларга исәпләнгән) яңа илкүләм проект чараларын тормышка ашыру мәсьәләләре дә кузгатылды.

Элегрәк Казан янындагы чүп яндыру заводын файдалануга тапшыру срокларын 2026 ел ахырына күчергәннәр иде. Аңа кадәр «РТ-Инвест» компаниясендә заводның егәрлеге (биредә елына 550 мең тонна чүп-чар эшкәртеләчәк) сакланачагы хакында сөйләделәр.

Төп подрядчы ролендә Hitachi Zosen Inova Швейцария-Япония консорциумын алыштырган Кытайның Chongqing Sanfeng Covanta Environmental Industry Co., Ltd. корпорациясе 2025 елның маена кадәр төп җиһазларны китерергә тиеш. Проект документларына төзәтмәләр кертеләчәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх