На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Кошмар
В Самарской газете» Бердэмлек «вышла статья Фарида Шириязданова» сиротам дарят любовь и нежность".< / p>
Камышлин...Самара өлкәсендә ...
• Кошмар
Школа-интернат имени Акчурина в Самарской области отмечает 60-летие (перевод с татарского)Самара өлкәсендә ...
• Борис
Очень интересная а главное нужная статья!Чаллыда төзүчеләр...

Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Кадерле Татарстан мөселманнары!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Корбан гаете – Гайд әл-Әдха уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

Бу мөкатдәс көннәрдә дөньяның барлык мөселманнары, күңелләрен һәм уйларын Мәккә тарафына юнәлтеп, чиксез рәхмәте өчен Бөек Аллаһны олылап гыйбадәт кыла.

Корбан бәйрәме – рухи пакьләнү, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле гамәлләр вакыты.

Изге урыннарга хаҗ сәфәренә барган һәм гөнаһларын ярлыкауны сорап корбан чалган мөэминнәрне һичкайчан кыйммәтен җуймас рухи-әхлакый маякларга йөз тотып, камиллеккә, миһербанлылыкка һәм гаделлеккә ирешү омтылышлары берләштерә. Без җаннарыбызга иман нуры иңдерүен, тормышыбызга күркәм мәгънә өстәвен сорап, дөньяда бердәмлек, тынычлык һәм татулык урнашсын дигән теләкләр белән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең ризалыгы өчен кылган догаларыбыз кабул булыр дип, ихластан өмет итәбез.

Бүгенге катлаулы чорда республикабыз мөселманнарының православие һәм башка дин вәкилләре белән берлектә мохтаҗларга, өлкәннәргә, күпбалалы гаиләләргә һәм Ватанны саклаучыларның якыннарына зур ярдәм күрсәтүе борынгыдан туплана килгән хак рухи хәзинәләрне танып, шуларга нигезләнеп яшәвенә тагын бер дәлил булып тора. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында мондый хәерле эшләрнең әһәмияте тагын да арта.

Татарстанда Корбан гаете, үткән еллардагы кебек үк, үзара ихтирамлы һәм игътибарлы мөгамәлә рухында, дустанә мохиттә узар, бәйрәм тантаналарында татарстанлылар гына түгел, ә республикабызның күпсанлы кунаклары да катнашыр дип ышанам.

Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим. Игелекле ниятләрегезне тормышка ашыруда Аллаһ сезне ярдәменнән ташламасын!

Бәйрәм мөбарәк булсын, кадерле дуслар!» диелә котлауда.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх