На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Апас районы Дәүләки авылы ханымнары махсус хәрби операциядәгеләр өчен токмач кискән

Апас районы Дәүләки авылының уңган куллы апалары клубка җыелып хәрбиләр өчен токмач кискән. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

«Кичне изге эшкә багышладык. 100 йомыркадан токмач басып кистек. Китапханә каршында оешкан «Мирас» төркеме кызлары бу эшкә зур өлеш кертте. Әле тагын очрашырга сөйләштек.

Изге эшебез дәвам итә», - ди Роза апа Габбасова.

«Ярдәм янәшә» акциясе авылның мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Хәсәнова һәм Валентина Шәйдуллина тырышлыгы белән оешкан. Алар әлегә кадәр маскировка челтәрләре үреп тә, хәрбиләргә күңел җылыларын тапшырган иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх