На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Миңнеханов индивидуаль мобильлек чараларын куллануга контрольне көчәйтергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә индивидуаль мобильлек чараларын куллану кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтергә кушты, бигрәк тә мәктәпләр янында һәм ишегалларында. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безне нәрсә борчый? Язгы-җәйге сезон җитү белән квадроцикллар, мотоцикллар катнашында аварияләр саны сизелерлек арта.

Бу атнада бездә 12 үлем очрагы. Бу бик күп. Бер очракта – берьюлы дүрт кеше һәлак булды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Мотоцикллар, бигрәк тә квадроцикллар... Балаларга идарә итәргә бирәләр. Бик куркыныч!» - дип өстәде ул.

ТР Рәисе сүзләренчә, мондый һәлакәтләрнең сәбәпләрен анализлау шуны күрсәтә: квадроцикллары һәм мототехникасы булган ата-аналар «мондый хәрәкәт итү чараларын куркынычсыз саклау һәм куллануны тиешлечә контрольдә тотуны тәэмин итми, бу еш кына хәвефле нәтиҗәләргә китерә».

Хәтта гади генә велосипед та баланы иминлек нигезләренә өйрәтүне таләп итә, дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов ата-аналарга. «Уйламыйча юлга чыгу фаҗига белән тәмамланырга мөмкин», – дип ассызыклады ул.

Татарстан Рәисе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсенә индивидуаль мобильлек чараларын куллану кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтергә, яшьләр күпләп җыела торган урыннарда профилактик рейдлар үткәрергә кушты.

«Шулай ук мондый төр хәрәкәт итү чараларында имин йөрү өчен шартлар тудырырга, махсус мәйданчыклар оештырырга һәм өйрәтә торган дәресләр уздырырга кирәк», – дип өстәде ул.

Балаларга һәм ата-аналарга шәхси транспортның барлык төрләрен кулланганда үтәлергә тиешле иминлек кагыйдәләрен үтемле формада искәртә торган масштаблы мәгълүмати кампания башлап җибәрергә кирәк, дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Ссылка на первоисточник
наверх