Май аенда Татарстанда яшәүчеләрнең берничә категориясе өчен пенсияләр артачак. Республикада түләүләрне кемгә арттырачаклар – «Татар-информ» материалында.
80 яшьтәге кешеләр һәм I төркем инвалидлар
Апрельдә 80 яшь тулган татарстанлылар май аеннан иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлешен икеләтә күләмдә алачак.
Бу шулай ук I төркем инвалидларга да кагыла.Өстәмә түләү бары тик бер сәбәп нигезендә генә билгеләнә — я яшь, я инвалидлык төркеменә ия булу. Әгәр кеше, мәсәлән, инвалидлык төркеме өчен арттырылган түләү ала икән, бу очракта пенсионерга 80 яшь тулгач түләү күләме кабат артмаячак.
Бүгенге көндә пенсиянең фиксацияләнгән өлеше 8 907 сум 70 тиен тәшкил итә. Димәк, пенсионерларның әлеге категориясе өчен түләү суммасы 17 815 сумга кадәр артачак.
Исегезгә төшерик, картлык буенча иминият пенсиясе ике өлештән тора: фиксацияләнгән өлеш һәм иминият өлеше. Беренчесе бөтен кеше өчен дә бертөрле, ә икенче өлеш исә 2002 елга кадәрге хезмәт стажын һәм хезмәт хакын, шулай ук әлеге датадан соң иминият кертемнәре суммасын исәпкә алып индивидуаль рәвештә исәпләнә.
Пилотлар һәм шахтерлар
Май аенда шулай ук гражданлык авиациясе экипажлары әгъзалары һәм күмер тармагы эшчеләре өчен өстәмә пенсия түләүләре яңадан исәпләнәчәк.
Бу түләүләр арттырылган иминият кертемнәрен җибәрүче эш бирүчеләр хисабына бирелә. Мондый чара әлеге өлкәләрдә эшләгән пенсионерларны өстәмә акчалар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Закон мондый өстәмәләрнең квартал саен яңадан каралуын күздә тота. Аларның күләме хезмәт хакына һәм мондый өстәмә түләү алу хокукы бирә торган стаж дәрәҗәсенә бәйле.
Тәрбиягә алынган бала үстерүче пенсионерлар
Эшкә сәләтсез гаилә әгъзаларын — 18 яшьтән кечкенәрәк балаларын, оныкларын тәрбияләүче өлкән яшьтәге татарстанлылар шулай ук өстәмә түләүгә өмет итә ала. Тәрбияләнүче бала көндезге бүлектә укучы студент булган очракта, түләүләр аңа 23 яшь тулганчы дәвам итәчәк.
Бер тәрбияләнүче бала өчен пенсионер түләүнең фиксацияләнгән өлешенең өчтән берен ала, ике бала тәрбияләгән очракта бу сумма ике тапкырга арта. Әгәр опекада өч һәм аннан да күбрәк бала булса, өстәмә түләү пенсиянең фиксацияләнгән өлешенең 100 процент өлешеннән артыграк була.
Мондый өстәмә түләүне пенсия билгеләнгән чакта ук рәсмиләштерергә мөмкин. Ләкин пенсионер соңрак бала тәрбияли башлаган очракта, өстәмә түләү алу өчен Социаль фондка гариза юлларга кирәк.
Свежие комментарии