На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

«Илһам» бәйгесенең икенче этабы башланып китте

14 март көнне Мөслим районында «Илһам» бәйгесенең икенче этабы башланып китте.Т атарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе тарафыннан оештырылган «Илһам» бәйгесе иң кызыклы әдәби проектларның берсе.

Бу хакта ТР Язучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.

2025 елда конкурсның беренче этабында шигърият, проза, драматургия һәм публицистика юнәлешләрендә 680гә якын эш кабул ителде. Экспертлар комиссиясе сайлаган 300 эш арасында Башкортостан, Чувашия, Мордовия, Ульяновск, Пенза, Оренбург өлкәләреннән килгән 25 яшь автор да бар.

17 март – Арча, соңрак, Казан, Чаллы һәм Чистай шәһәрләрендә финалга сайлап алулар узачак. Мөслим һәм Арчада узган очрашуларда бәйгенең жюри рәисе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Марат Закир, Рәдиф Сәгъди, Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы хезмәткәре Зульфия Закирзянова катнашты. Очрашу барышында алар яшь язучыларга сюжет, образ, конфликт, шигъри алымнар турында «серләр» белән дә бүлештеләр.

«Бездә талантлы шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар үсә. Аларны танып, дөньяга чыгару – безнең бурычыбыз ул», – диде бәйгенең жюри рәисе Ләйлә Минһаҗева.

 

Ссылка на первоисточник
наверх