На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанда йорт хайваннарын асрау таләпләрен бозган өчен штрафлар кертергә телиләр

Татарстанда йорт хайваннары хуҗалары өчен аларны асрау таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык кертергә телиләр. Татарстан Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелә торган тиешле закон проектын ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар хуплады.

«Административ җаваплылык гражданнар өчен күп фатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм аларның йорт яны территорияләрендә йорт хайваннарын асрауны бозган өчен 2 меңнән 4 мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә билгеләнә», – диелә закон проектына аңлатма язуында.

Этне мәҗбүри теркәү турындагы таләпне кабат бозган очракта 5 мең сум штраф түләргә туры килә.

Федераль законнар буенча Россия төбәкләренең дәүләт хакимияте органнары йорт хайваннарын асрауга, шул исәптән аларны һава суларга йөртүгә өстәмә таләпләр куярга мөмкин.

Татарстанда мондый таләпләр республика Хөкүмәте карары белән билгеләнгән. Аерым алганда, этләрне мәҗбүри теркәү каралган, шулай ук йорт хайваннарын күп фатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм йорт яны территорияләрендә асрау тыелган.

Ссылка на первоисточник
наверх