На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Республика ифтарында катнашучылар өчен аэропортка кадәр өстәмә поездлар җибәрелә

19 мартта Республика ифтарында катнашучылар өчен Казан – Аэропорт – Казан өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнәчәк. Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан-Аэропорт юнәлешендә 7602нче поезд 15.40 сәгатьтә кузгала һәм Аэропорт станциясенә 16.00 сәгатьтә килеп җитә. Аэропорт станциясеннән 7603нче поезд 19.

54 сәгатьтә кузгала һәм Казанда 20.21 сәгатьтә була.

«Поездлар тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк», – дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

XIII Республика ифтары «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза.

 

Ссылка на первоисточник
наверх