На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...

Рөстәм Миңнеханов DEIK Төркия-Россия эшлекле советы вәкилләрен KazanForumга чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Тышкы икътисадый элемтәләр комитетының (DEIK) Төркия-Россия эшлекле советы делегациясе белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗ территориясендә узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Төркия партнерлары белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерергә тели.

«Россия һәм Төркия стратегик партнерлар булып тора. Бу безгә проектларны төбәк дәрәҗәсендә үстерергә мөмкинлек бирә», - диде республика Рәисе.

Хезмәттәшлеккә делегацияләр белән актив алмашу һәм Төркия җитәкчелеге белән җайга салынган багланышлар ярдәм итә. Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы һәм сәүдә атташесы, Татарстанның Истанбулдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге нәтиҗәле эшли.

«Безнең шәһәрләрне туры авиация элемтәсе бәйли. Төркия компанияләре безнең республика белән яхшы таныш», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, Төркия – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Төбәктә «Кастамону Энтегре», «Хаят Кимья» төрек заводлары, «Шишеҗам» компаниясенең 2 заводы, «Җошкуноз», «Колуман», «Тирсан Кардан»ның 2 заводы уңышлы эшләп килә. Шулай ук Төркия инвесторлары кунакханә бизнесында һәм төзелештә проектларны гамәлгә ашыра. Узган елда үзара товар әйләнеше 2 тапкырга диярлек арткан һәм 5,3 млрд. долларга җиткән. Сәүдәнең шактый өлеше милли валюталарда гамәлгә ашырыла.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов автомобиль сәнәгате һәм автокомпонентлар, станоклар һәм металл эшкәртү, АСК, авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше, җиңел сәнәгать, югары технологияләр һәм ИТ, логистика, туризм һ. б. өлкәләрдә хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен зур перспективалар булуын билгеләп үтте.

«Без инде 15 елдан артык Төркиянең Тышкы икътисадый элемтәләр комитеты белән хезмәттәшлек итәбез. Бу инвестиция проектлары рәвешендә конкрет нәтиҗәләр бирә. Ышанам ки, безнең дустанә мөнәсәбәтләр киләчәктә дә үсәчәк. Без сезне республикада күрүебезгә чын күңелдән шатбыз», - диде республика Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов DEIK Төркия-Россия эшлекле советы вәкилләрен 13-18 майда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырды.

Төркия Тышкы икътисадый элемтәләр комитетының Төркия-Россия эшлекле советы рәисе Иззәт Әкмәкчибаши республикага визитны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең бик нәтиҗәле визит булды. Без Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында, Сәүдә-сәнәгать палатасында, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында булдык. Бу бик нәтиҗәле очрашулар булды. Без текстиль өлкәсендә, елга транспортында, азык-төлек сәнәгатендә, агросәнәгать комплексында һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур потенциал күрәбез. KazanForumга чакыруыгыз өчен рәхмәт, без һичшиксез форумда катнашачакбыз», - дип өстәде Иззет Әкмәкчибаши.

 

Ссылка на первоисточник
наверх