Узган дүшәмбедә Түбән Каманың Спорт урамында 4 яшьлек баланы машина таптаткан. Бу хакта Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итәләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, «ГАЗель» автомобилен йөртүче юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайламаган һәм кечкенә җәяүлегә юл бирмәгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә баланың баш мие селкенгән, аяк балтыры сөяге сынган, ул травматология бүлегенә госпитализацияләнгән.
Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
Свежие комментарии