На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советында сигез комитет төзелде

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советында сигез комитет төзелде. Аларның саны һәм исемнәре элеккечә кала. Мондый карар бүген парламентның беренче утырышында кабул ителде.

«Сессия тәнәфесендә парламент комитетлары утырышлары узды, анда рәисләр кандидатуралары каралды», – дигән мәгълүмат бирде парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетына Альберт Хәбибуллин, Бюджет, салымнар һәм финанс комитетына Леонид Якунин, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетына Андрей Егоров, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетына Азат Хамаев, социаль сәясәт комитетына Светлана Захарова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына Айрат Зарипов рәис вазифасына сайланды. Күпчелек тавыш белән алар барысы да VII чакырылышта үз постларын саклап калды.

Ике комитетка гына яңа җитәкчеләр сайланды. Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе итеп Лениногорск районының элеккеге башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләнде. VI чакырылышта бу комитетны элеккеге депутат Лотфулла Шәфигуллин җитәкләде.

Ә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе вазифасына Александр Чубаров сайланды. Алдагы чакырылыш Дәүләт Советында ул бу комитетның рәис урынбасары иде, ә җитәкчесе Шакир Яһудин пенсиягә китәргә теләк белдерде һәм парламент сайлауларында катнашмады.

«Без VI чакырылыш парламент комитетлары җитәкчеләренең дәвамлылыгын саклап калдык диярлек. Тәҗрибәле кешеләр, практикалары бар. Минемчә, аларга вакытны әрәм итәргә кирәкми – ярты елда төшенергә, өйрәнергә.

Иртәгәдән, ә бүген дә бу җитди һәм җаваплы эшкә керешергә мөмкин», - диде Мөхәммәтшин.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх