На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Борис Сторублевцев
    а перевод будет???Илгиз Халиков Тел...
  • Юрий Ded
    Я неплохо отношусь к разным людям с разными верами и языком . Но господа хорошие если вы вошли на внутри Российский к...Мордовиядә мөгалл...
  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...

Фәнзилә Сабирова: Без курчак театрында тел миссиясен дә алып барабыз

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының 90 еллык юбилее һәм «Шомбай-fest» халыкара курчак театры фестивленә багышланган матбугат конференциясендә театрның татар төркеме алып барган тел миссиясе турында да сүз булды.

«Безнең татар төркеме балаларны яхшылыкка һәм акны карадан аерырга өйрәтү кебек тәрбия миссиясеннән тыш татар телен саклау миссиясен алып бара», диде театр артисты Фәнзилә Сабирова.

«Безнең миссиядә киләчәк буынга сөйләм телен генә түгел, әдәби татар телен җиткерү дә. Татар төркеме сезонга яңа ел әкияте белән бергә 3 спектакль чыгарды.

Хәзер без өлкән тамашачы өчен дә татар телендә спектакльләр чыгарабыз», дип дәвам итте ул.

Фәнзилә Сабирова татар төркемен тотып торуны казаныш дип атады һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. Ул күрше республикалардагы курчак театрларының милли телдә спектакльләр уйналмый дигәнне искәртте.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының татар төркеме спектакльләре ике мәртәбә Тукай премиясенә тәкъдим ителде. 2023 елда «Адәмнәр» спектакле Тукай премиясенә кандидат булса, 2024 елда «Әлфия» спектакле премиягә дәгъва итте.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх