На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • leonid
    Моя твоя не понимает. Переводите на русский.Россия Герое Рәси...
  • Михаил Васильев
    У нас государственный язык русский!Усманов Икътисади...
  • Evgenija Palette
    Еще одну хотелку Аллаха выполнили... На Х они здесь нужны.  Или - свой сайт. ИЛИ ГОВОРИТЕ ПО-РУССКИ...Миңнеханов «Гырон...

Казанда татар мәдәниятен чагылдырган 10 коллекция тәкъдим ителәчәк

Бүген Казан Кремле территориясендә яшь дизайнерлар татар халкының тарихын һәм мәдәниятен чагылдыра торган 10 кием коллекциясен тәкъдим итәчәк. Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан «Приоритет 2030» академик лидерлык программасы кысаларында Tatarstan Fashion Week проектының киемнәр күрсәтүе оештырылган.

«Яшь дизайнерларның федераль һәм халыкара мода подиумнарында коллекцияләрен тәкъдим итү һәм төбәк брендларын илебез һәм дөнья базарларына чыгару проектның максаты булып тора», - дип хәбәр итте бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева.

Подиумда тәҗрибәле остазлар - мәдәният институты педагоглары җитәкчелегендә талантлы студентлар тарафыннан әзерләнгән эксклюзив коллекцияләр була.

Казан дәүләт мәдәният институтының халык мәдәнияте инновацияләре һәм традицияләре факультеты деканы Расыйх Сәлахов белдергәнчә, 12 костюм тәкъдим ителә.

Сәлахов белдергәнчә, Казан Кремлендә 16.00 сәгатьтә тәкъдим ителәчәк барлык костюмнарны җитештерүгә җибәрергә мөмкин. Аерым алганда, тамашачылар «Язгы тамчы» яшүсмерләр киеме коллекциясен күрәчәк. Бу биш хатын-кыз һәм ике ир-ат костюмыннан торган ансамбль. Кием мәктәпләрдәге тантаналы чаралар өчен билгеләнгән.

«Төн йөзе» коллекциясе 7 уникаль модельдән тора, алар, заманча дизайнер эшләре белән традицион элементларны кушып, төннең мистик матурлыгын гәүдәләндерә.

«Зәңгәр күл» коллекциясен булдыру өчен Татарстанның истәлекле урыны - Зәңгәр күл илһам чыганагы булган. Тагын бер коллекция «Нәүрүз» дип атала һәм язның беренче көне бәйрәменә һәм табигать уянуга багышланган.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх