Актанышның Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда махсус хәрби операциядә Ватаныбыз киләчәге өчен көрәшүче якташларга ярдәм йөзеннән "Туган яктан - Җиңү хакына" дип исемләнгән зур хәйрия концерты булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Концертта Актаныш муниципаль районы җитәкчеләре, шулай ук «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясады.
Моннан тыш, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм сәнгать мәктәбе укучылары да үз сәләтләрен күрсәтте. Программа бай һәм күптөрле, якты номерлар һәм күңелне сөендерә торган чыгышлардан төзелгән.
Свежие комментарии