Махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган Андрей Прохоров истәлегенә хәтер тактасы ул белем алган Аксубай районы Иске Илдерәк мәктәп диварында урнаштырылды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Матәм митингында район һәм җирлек хакимияте вәкилләре, укучылар, укытучылар, офицерның якыннары һәм авылдашлары катнашты.
«Якташыбыз, Ватан өчен, без тыныч хезмәт куйсын, укысын һәм яшәсен өчен иң кыйммәтлесе – гомерен бирде, без аның белән чиксез горурланабыз», – дигән сүзләрне яңгыратты ачылыш тантанасында муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров.
Митингта җирлек башлыгы Сергей Маклаков, мәктәп директоры Любовь Маркитанова һәм педагогика ветераны Лидия Горбунова чыгыш ясады.
« Балалар Ватанны якларга өйрәнегез, шулай булганда гына сез аның лаеклы гражданнары булып үсәчәксез», –дип мөрәҗәгать итте укучыларга ветеран укытучы.
Абыйсы турындагы истәлек өчен Артем Прохоров авылдашларына рәхмәт әйтте.
Прохоров Андрей Петрович 1979 елның 5 февралендә туа. Каһарманның бала чагы туган авылында үтә. Мәктәптә ул укуда да, спортта да барысы өчен дә үрнәк була. Өлкән сыйныфларда җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат нормативын үти. 2001 елда Чаллыда физкультура академиясен тәмамлаганнан соң полициягә эшкә килә.
«Аның кебек хезмәткәрләр турында гадәттә китапларда язалар, фильмнар төшерәләр» – диләр якташыбыз турында аның элеккеге хезмәттәшләре.
2017 елда лаеклы ялга ул подполковник дәрәҗәсендә чыга. Махсус хәрби операциягә үзе теләп бара. 2024 елда разведчик Андрей Прохоров, хәрби бурычны үтәп һәлак була. Ул Батырлык ордены һәм «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Матәм митингыннан соң чаңгы ярышлары узды, аларның иганәчесе Артем Прохоров булды.
Свежие комментарии